ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2011 ел
җомга
2011 нче елның 23 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрылыгының күзәтчелек һәм тикшерү департаменты вәкилләре “Белем арсеналы укыту методик үзәге” (Арсенал) автономияле оешма тарафыннан оештырылган мәгълүмати – консультацион вебинарда катнаштылар. Вебинарны “Мәгариф өлкәсендәге Законнардагы үзгәрешләр” дигән темага семинарны online режимында “Арсенал” укытучысы Фёклин Сергей Иванович үткәрде. Веб-семинарда катнашучылар яңа хокукый норматив документлар буенча мәгълүмат һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

21
сентябрь, 2011 ел
чәршәмбе
Рособрнадзор чыгарылыш сыйныф укучыларын Бердәм дәүләт имтиханнарына (БДИ) әзерләү максатыннан оештырылачак күнектерү имтиханнарын үткәрү тәртибе турында аңлатма бирде.

14
сентябрь, 2011 ел
чәршәмбе
2011 нче елның 1 нче гыйнварыннан 31 нче августына кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан 578 белем бирү учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирелде һәм 1445 се янадан рәсмиләштерелде. 935 гомуми урта, 90 өстәмә белем бирү, 713 мәктәпкәчә белем бирү, 285 һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм оешмалары вакыты чикләнмәгән лицензияләр алдылар.

6
сентябрь, 2011 ел
сишәмбе
2011 нче елның 30 нчы августында РИА “Яңалыклар” да үткәрелгән пресс-конференцииядә Л.Н.Глебова, Рособрнадзор җитәкчесе 2012 нче елда үткәреләчәк мәҗбүри фәннәрдән БДИ балларын игълан итте:
рус теле – 36 балл (17 беренчел балл)
математика – 24 балл (5 беренчел балл).

27
июнь, 2011 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт имтиханы комиссиясе вәкилләре тарафыннан Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакытында имтихан бирү пунктларында күзәтчелек һәм контроль оештырылды. Бердәм дәүләт имтиханнарын оештыру һәм үткәрү буенча күпчелек муниципаль районнарда түбәндәге кимчелекләр күзәтелде:

16
май, 2011 ел
дүшәмбе
Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт имтихан комиссиясе вәкилләре, муниципаль координаторлар, имтихан пунктлары җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмә үткәрү турында

28
апрель, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2011 нче елның 1 нче апреленнән 21 нче апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының 34 белем бирү учреждениесендә (11 урта, 2 төп, 10 башлангыч белем бирү мәктәбе, 11 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре), мәгариф бүлеге һәм мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Мамадыш районы башкарма комитетында тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.

15
апрель, 2011 ел
җомга
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы күзәтчелек һәм тикшерү департаменты тарафыннан белем учреждениеләрен административ җаваплылыкка тарту буенча анализ (2011нче ел, I квартал) ясалды.

13
апрель, 2011 ел
чәршәмбе
Казан медицина көллиятендә дәүләт аккредитациясе комиссиясе эшли. Экспертиза үткәрүдә федераль һәм республика дәрәҗәсендә аккредитация үткән экспертлар: Хатыпова А.Ф. (Татарстан Республикасы Сәламәтлек министрлыгы ), Тулякова Т.И. (Тобольск медицина көллияте), Лютова О.Ю. (Түбән Новгород медицина көллияте), Әминева Э.Р. (Башкортостан медицина көллияте), Козлова О.Н. (Йошкар-Ола медицина көллияте), Макарова М.М. (Төмән медицина көллияте), Вәлиева Р.М. (А.П. Обыденнов ис. Казан автотранспорт техникумы) катнаша.

6
апрель, 2011 ел
чәршәмбе
2011 нче елның март аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International