Мәгълүмати – консультацион вебинарда катнашу турында

2011 елның 23 сентябре, җомга

2011 нче елның 23 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрылыгының күзәтчелек һәм тикшерү департаменты вәкилләре “Белем арсеналы укыту методик үзәге” (Арсенал) автономияле оешма тарафыннан оештырылган мәгълүмати – консультацион вебинарда катнаштылар. Вебинарны “Мәгариф өлкәсендәге Законнардагы үзгәрешләр” дигән темага семинарны online режимында “Арсенал” укытучысы Фёклин Сергей Иванович үткәрде. Веб-семинарда катнашучылар яңа хокукый норматив документлар буенча мәгълүмат һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

2011 нче елның 30 нчы сентябрендә “Гамәлдәге Законнар нигезендә белем учреждениеләренә лицензия бирү һәм дәүләт аккредитациясен үткәрү” дигән темага чираттагы семинарны “Арсенал” укытучысы Шибелёва Валентина Васильевна үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International