Казан медицина көллиятендә дәүләт аккредитациясе үткәрү турында

2011 елның 13 апреле, чәршәмбе
Казан медицина көллиятендә дәүләт аккредитациясе комиссиясе эшли. Экспертиза үткәрүдә федераль һәм республика дәрәҗәсендә аккредитация үткән экспертлар: Хатыпова А.Ф. (Татарстан Республикасы Сәламәтлек министрлыгы ), Тулякова Т.И. (Тобольск медицина көллияте), Лютова О.Ю. (Түбән Новгород медицина көллияте), Әминева Э.Р. (Башкортостан медицина көллияте), Козлова О.Н. (Йошкар-Ола медицина көллияте), Макарова М.М. (Төмән медицина көллияте), Вәлиева Р.М. (А.П. Обыденнов ис. Казан автотранспорт техникумы) катнаша. Комиссия җитәкчесе - Ногманова Людмила Николаевна, Мәгариф һәм фән министры урынбасары-күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе. Беренче көнне комиссия көллиятнең укыту-методик һәм материаль-техник базасы белән танышты. Көллият базасында 1200 студент белем ала һәм елына 4000гә якын медицина хезмәткәре һөнәри эзерлек үтә. Казан медицина көллияте 1837 нче елдан эшли, 1991нче елда “көллият” статусын ала.. Соңгы 10 ел эчендә көллият 6800 белгеч әзерләп чыгарган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International