Татарстан Республикасы Дәүләт имтиханы комиссиясе вәкилләре тарафыннан Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакытында имтихан бирү пунктларында күзәтчелек һәм контроль оештырылды. Бердәм дәүләт имтиханнарын оештыру һәм үткәрү буенча күпчелек муниципаль районнарда түбәндәге кимчелекләр күзәтелде:
- муниципаль мәгариф идарәләре тарафыннан Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү өчен учреждениеләрнең тиешле дәрәҗәдә әзер булмавы;
- оештыручыларның үз вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәүләре (муниципаль мәгариф идарәләре тарафыннан бу мәсьәләнең төпле хәл ителмәве);
- Рәсәй Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының “Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү тәртибен раслау” турындагы боерыкта (24 февраль 2009 ел, №57) күрсәтелмәгән затларның имтихан бирү пунктларында булу очраклары;
- имтихан үткәрелә торган аудиторияләрдә дәреслекләр, укыту-методик әсбаплар, ярдәмлекләр, техник материалларның булуы;
- чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан шпаргалкалар, ярдәмлек материаллары, Мp3-плеер, фотоаппарат, электрон-исәпләү техникаларын куллану очраклары.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча кесә телефоннарыннан куллану өчен 41 кеше имтиханнардан чыгарылды, 12 чыгарылыш сыйныф укучысына административ эш ачылды, 2 оештыручыга карата административ эш ачылды һәм судка тапшырылды. Оештыручыларның үз вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәүләре буенча административ җаваплылыкка тарту буенча карар кабул ителде.
Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Апас районында Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен фальсификацияләү схемасы ачыкланды, Дәүләт имтиханы комиссиясе тарафыннан 2 укучының эше кабул ителмәде. Татарстан Республикасында иң куп кимчелекләр булган муниципаль районнар: Азнакай, Арча, Апас, Әлки, Кукмара, Теләче, Сарман, Буа, Казан шәһәренең Совет районы.