Рособрнадзор чыгарылыш сыйныф укучыларын Бердәм дәүләт имтиханнарына (БДИ) әзерләү максатыннан оештырылачак күнектерү имтиханнарын үткәрү тәртибе турында аңлатма бирде.
Күнектерү имтиханнары үткәрүнең төп бурычы - чыгарылыш сыйныф укучыларын, җәмәгатьчелек күзәтүчеләрен, имтихан үткәрү пунктлары җитәкчеләрен һәм дәүләт имтихан комиссиясе вәкилләрен Бердәм дәүләт имтиханнары процедуралары белән таныштыру.
Күнектерү имтиханнары үткәрү турында түбәндәгеләр хәбәр ителә:
- Рәсәй Федерациясе законы буенча имтиханнарны оештыру һәм үткәрү өчен әти-әниләрдән акча җыю каралмаган;
- имтиханнарда укучыларга биреләчәк биремнәр (материаллар) урта (тулы) гомуми белем дәүләт федераль стандартларына туры килергә тиеш;
- уку елы дәвамында үткәрелә торган имтиханнар саны белем бирү процессына, 10-11 нче сыйныфларда үзләштерергә тиешле материалларның күләменә һәм сыйфатына начар яктан тәэсир итмәсен өчен әлеге имтиханнарны елына 1 тапкыр үткәрергә тәкъдим ителә.