РеспублиТатарстан Республикасы Дәүләт имтихан комиссиясе вәкилләре, муниципаль координаторлар, имтихан пунктлары җитәкчеләре өчен Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү буенча семинар-киңәшмә турында

2011 елның 16 мае, дүшәмбе

Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт имтихан комиссиясе вәкилләре, муниципаль координаторлар, имтихан пунктлары җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмә үткәрү турында

2011 нче елның 4 нче маеннан 12 нче маена кадәр Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә  Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт имтихан комиссиясе вәкилләре, муниципаль координаторлар, имтихан пунктлары җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинар кысаларында мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре дәүләт имтиханнарының законлы хокукый аспектлары турында чыгыш ясадылар. Рәсәй Федерациясенең “Мәгариф” турындагы Законына кертелгән (10.07.1992 нче ел, №3266-1) соңгы үзгәртүләр                                 (02.02.2011 нче ел,  №2 – ФЗ)  каралды.

<p>Рәсәй Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының “Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү тәртибен раслау” турындагы боерыкка (Татарстан Республикасы 24 февраль 2009 ел,  №57) нигезләнеп дәүләт имтиханнарын үткәрү тәртибенә (техник оештыру, «имтихан», эшләрне тикшерү, нәтиҗәләрне раслау, апелляция этаплары) һәм имтихан пунктлары җитәкчеләре, оештыручылар эшчәнлегенә (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «2011 нче елда Татарстан Республикасы Дәүләт имтиханы комиссиясе вәкилләре турындагы Нигезнамәне раслау турындагы” боерыгы  18.04.2011нче ел,  №1772/11; «2011 нче елда Татарстан Республикасы Бердәм дәүләт имтиханы пунктлары җитәкчеләре, резервтагы җитәкчеләр, оештыручылар турындагы” боерыгы  10.02.2011 нче ел,  №338/11) анализ ясалды.

Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашучылар һәм оештыручылар игътибарына “Мәгариф өлкәсендә законны бозу буенча административ тәртип бозулар Кодексына үзгәртүләр кертү” турындагы Федераль законның (№104 от 3.06.2009) 4 нче пункт, 19.30 матдәсенә аерым басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International