Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2011 нче елның 1 нче апреленнән 21 нче апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының 34 белем бирү учреждениесендә (11 урта, 2 төп, 10 башлангыч белем бирү мәктәбе, 11 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре), мәгариф бүлеге һәм мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Мамадыш районы башкарма комитетында тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.
2011 нче елның 21 нче апрелендә тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Р.Г. Хәмитов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментның күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы – комиссия рәисе, Мамадыш муниципаль районының башкарма комитеты башлыгы, мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәк белгечләре, мәгариф учреждениеләре житәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган.
Мәгариф системасы үсеше һәм матераль-техник мөмкинлекләрне яхшырту буенча максатчан эш алып барыла. Мамадыш муниципаль районында мәгарифне финанслау 2008 нче елда 37,5%, ә 2010 нчы елда – 46,7% тәшкил итә. 2010 нчы елда район бюджетыннан мәгариф өлкәсенә 300 млн. сум акча бүлеп бирелгән.
Мамадыш муниципаль районының мәгариф системасына үзгәреш кертелгән: урта һәм төп мәктәпләр башлангыч мәктәпләр итеп үзгәртелгән: башлангыч мәктәпләр һәм балалар бакчалары (25 учреждение) ябылу алдында тора. Мамадыш шәһәрендә 550 урынга исәпләнгән татар мәктәбе - гимназия, 140 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзелеше башланган, Кызыл тау балалар бакчасында 20 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә төркем, 30 урынга исәпләнгән 5 гаилә балалар бакчасы ачу планлаштырылган.
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының 2009-2012 нче елларга исәпләнгән “Сәләтле балалар” программасы нигезендә төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып барыла.
Комиссия тарафыннан белем бирү учреждениеләренең уставлары Россия Федерациясенең локаль актлар, норматив-хокукый документларына туры килмәве һәм исәп документларын алып баруда кимчелекләр билгеләнде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча учреждение җитәкчеләренә актлар һәм рәсми төстә боеру кәгазьләре тапшырылды, административ бозулар буенча 4 эш ачылды.