ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 нче елның 18 нче ноябрендәге 1039 нчы номерлы карары белән мәгариф эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе үткәрү турында Положение расланды

20
август, 2012 ел
дүшәмбе
2012 нче елның I кварталында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан 541 белем учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирелде. 258 гомуми урта, 29 өстәмә, 215 мәктәпкәчә, 39 һөнәри белем учреждениеләре һәм оешмалары лицензияләр алдылар. 229 белем учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия кушымталары янадан рәсмиләштерелде.

19
август, 2012 ел
якшәмбе
2012 нче елның 6 нчы маенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Аккредитация комиссиясе утырышы үткәрелде. Дәүләт аккредитациясенә 79 учреждение тәкъдим ителде. Комиссия утырышында 10 башлангыч һөнәри белем программаларын тормышка ашыручы, 8 урта һөнәри белем программалары белән эшләүче учреждениеләрнең эшчәнлеге каралды.

13
август, 2012 ел
дүшәмбе
2012 нче елның II кварталында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан 491 белем учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирелде һәм лицензия кушымталары яңадан рәсмиләштерелде. 194 гомуми урта, 39 өстәмә, 187 мәктәпкәчә, 32 һөнәри белем учреждениеләре һәм оешмалары лицензияләр алдылар.

13
гыйнвар, 2012 ел
җомга
2012 нче елның 16 нчы гыйнварыннан укыту эшчәнлегенә лицензия алу яисә яңадан рәсмиләштерү буенча документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3 нче йорт, 9 нчы кабинет.

12
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе
 Отчетлар әзерләү сәбәпле, 2011 нче елның  19 нчы декабреннән 31 нче декабренә кадәр укыту эшчәнлегенә лицензия алу яисә яңадан рәсмиләштерү буенча документлар кабул итү туктатылып тора.

30
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2011 нче елның сентябрь-октябрь айларында Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районының 60 белем учреждениесендә (19 урта, 31 мәктәпкәчә белем һәм 8 балаларга өстәмә белем, укыту комбинаты, кичке (сменалы) гомуми белем учреждениеләре) тикшерү үткәрелде.

6
октябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
2011 нче елның 3-4 нче октябрендә Татарстан Республикасы югары уку йортларының Ректорлар Советы карары нигезендә профильле фәннәрдән студентларның белем дәрәҗәләрен тикшерү максатыннан сайлап алу тестлары үткәрелде. Бу чарада Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары уку йортларының 1 нче курс студентлары катнашты. Алар рус теле, биология, әдәбият, математика, тарих, физика, җәмгыять белеме, химия фәннәреннән тестларга җавап бирделәр. Диагностикалау процедуралары БДИ материаллары нигезендә контроль эшләр формасында үткәрелде.

5
октябрь, 2011 ел
чәршәмбе
2011 нчы елның 3 нче октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрылыгының күзәтчелек һәм тикшерү департаменты муниципаль мәгариф идарәсе вәкилләре белән “ Гамәлдәге Законнар нигезендә белем учреждениеләренә лицензия бирү һәм дәүләт аккредитациясен үткәрү буенча мөһим сораулар” дигән темага киңәшмә үткәрде.

28
сентябрь, 2011 ел
чәршәмбе
2011 нчы елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрылыгының күзәтчелек һәм тикшерү департаменты (Департамент) вәкилләре тарафыннан Түбән Кама муниципаль районы белем учреждениеләре җитәкчеләре өчен инструктив-методик киңәшмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International