Белем бирү учреждениеләренең укыту эшчәнлегенә лицензия бирү турында

2011 елның 14 сентябре, чәршәмбе
2011 нче елның 1 нче гыйнварыннан 31 нче августына кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан 578 белем бирү учреждениесенең укыту эшчәнлегенә лицензия бирелде һәм 1445 се янадан рәсмиләштерелде. 935 гомуми урта, 90 өстәмә белем бирү, 713 мәктәпкәчә белем бирү, 285 һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм оешмалары вакыты чикләнмәгән лицензияләр алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International