Белем бирү сыйфатын бәяләү федераль институты директоры Сергей Станченко 2022 елда ВПР уздыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Яз көне, срокларны күчергәнче, мәктәпләр тарафыннан ВПР өлешчә үткәрелде, аларда 2,5 миллионга якын укучы катнашты. ВПРның төп күләме көз көне үткәрелде, аларда 7,3 миллионнан артык укучы катнашты. " ВПР көзгә күчерелүгә карамастан, язгы һәм көзге тикшерү эшләре барышында алынган нәтиҗәләр буенча бернинди үзгәрешләрне күрмибез", - диде Сергей Станченко.
2022 елның 2 декабрендә «Мәгариф өлкәсендә дәүләт контроле (күзәтчелеге)» темасы буенча контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителә торган Департамент экспертлары өчен квалификация күтәрү курслары тәмамланды.
Курслар кысаларында экспертлар мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты эшчәнлегенең төп юнәлешләре, шулай ук мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда кулланыла торган яңа норматив-хокукый актлар белән таныштылар.
Укуда 50 эксперт катнашты, шуларның 40 республиканың гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре.
Йомгак ясап, тыңлаучылар онлайн форматта узган дәресләргә югары бәя бирделәр. Аеруча Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган уку планнары, локаль актларны һәм бәяләү процедураларының графиклары буенча практикумнарны билгеләп үттеләр.
Департамент уздырыла торган курсларның файдасын билгеләп үтә һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәчәк.
Департамент Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен мәгълүмати вебинар уздырды
Белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты квалификация күтәрү курсларын Департамент экспертлары өчен үткәрә.
Укытучыларның документлар йөкләнеше мәсьәләләре буенча кайнар линия үз эшен дәвам итә.
Татарстан Республикасы байрагы көне белән, дуслар!
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Баулы һәм Питрәч муниципаль районнарының белем бирү оешмаларына карата профилактик визитлар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының белем бирү оешмаларын лицензион контроль бүлеге һәм мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек итүче затларның белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча профилактик әңгәмә рәвешендә «Күп профильле уку үзәге» автоном коммерция булмаган һөнәри белем бирү оешмасына һәм «ЗВКС» акционерлык җәмгыятенә карата профилактик визитлар үткәрелде. Әңгәмә барышында оешма белгечләре мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар һәм мәгариф турында законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензион һәм федераль дәүләт стандартларында билгеләнгән таләпләр, шулай ук контроль объектка карата тиешле категориягә керүдән чыгып үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр иттеләр.
Департамент вәкилләре барлык сорауларга җавап бирделәр һәм оешмаларны тиешле риск категориясенә кертү өчен кирәкле мәгълүматлар алдылар.
Укучы хокуклары торгызылды