Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская каршындагы Экспертлар советының киңәйтелгән утырышы узды, анда министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов доклад белән чыгыш ясады.
Рәмис Гаптрәис улы мәктәптә балаларның, ата-аналарның һәм укытучыларның нинди конфликтлы хәлләргә юлыгуы турында сөйләде. Республикада узган елда 137 мәгариф учреждениесе хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 32 кисәтү игълан ителгән. Доклад ахырында Департамент җитәкчесе балалар һәм укытучыларның хокукларын яклауның мөһимлеген һәм быел мондый эшне шактый көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте.