Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы узды.
Мәгариф оешмаларының белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт төркемнәренең бәяләмәләре каралды.
Аккредитация органы карары буенча түбәндәге мәгариф оешмалары аккредитацияләнде:
- башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы бертуган Максудилар исемендәге Биектау 5 нче номерлы гомуми урта белем мәктәбе» ГБМБУ;
- башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Учхоз гомуми урта белем мәктәбе» ГБМБУ;
- башлангыч гомуми, төп гомуми белем бирү программалары буенча Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы «А.О.Ахманов исемендәге Алат төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ;
- башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча Казан шәһәре Киров районының «188 нче күп профильле лицей» МБГБУ;
- башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Саба урта гомумбелем бирү мәктәбе» МБГБУ;
- урта гомуми белем бирү программалары буенча Казан шәһәре Совет районының «187 нче күп профильле лицее» ГБМБУ.