2023 елның гыйнварында Татарстан Республикасының түбәндәге оешмаларында аккредитация күрсәткечләре буенча белем бирү программаларына аккредитация экспертизасы үткәрелде:
- башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы бертуган Максудилар исемендәге Биектау 5 нче номерлы гомуми урта белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе;
- башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Учхоз гомуми урта белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе;
- башлангыч гомуми, төп гомуми белем бирү программалары буенча Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы «А.О.Ахманов исемендәге төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе;
- башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча Казан шәһәре Киров районының «188 нче күп профильле лицей» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе;
- башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Саба урта гомумбелем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе;
- урта гомуми белем бирү программалары буенча Казан шәһәре Совет районының «187 нче күп профильле лицее» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Белем бирү программаларына аккредитация экспертизасы уздыруда 17 эксперт катнашты.