ДЙА буенча шәһәр ата-аналар җыелышы.

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ДЙА буенча шәһәр ата-аналар җыелышы.
2023 елның 25 гыйнварында Казан шәһәренең Совет районының "11 нче лицей" муниципаль автомияле гомуми белем учреждениесе базасында дәүләт йомгаклау аттестациясенең үзенчәлекләре буенча шәһәр ата-аналар җыелышы узды.
Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы законнардагы үзгәрешләр һәм ДЙА үткәргәндә типик хокук бозулар турында сөйләде.
Җыелышта шулай ук чакырылган спикерлар  мәгариф идарәсенең баш белгече, ДЙА муниципаль координаторы Җәләлетдинова Гөлнара Фирдәвес кызы, рус теле буенча предмет комиссиясе рәисе Корбанова Лилия Илдар кызы, психолог Запарин Дмитрий Львович булдылар.
Мондый чараларда кире элемтә мөһим, шуңа күрә тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International