Мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау буенча вебинар үткәрелде.
Департамент мәктәп директорлары һәм район мәгариф бүлекләре җитәкчеләре белән вебинар уздырды.
Министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов гомуми белем бирү өлкәсендәге законнарның төп үзгәрешләре турында сөйләде. Департамент җитәкчесе урынбасары Светлана Николаевна Захарова һәм аналитик, мәгълүмати һәм оештыру белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Саубанова Лилия Илгиз кызы, законнар таләпләрен исәпкә алып, гомуми белем бирү оешмасында белем алучыларның шәхси мәгълүматлары белән эшләүне оештыру турында аңлаттылар.
Мәгариф эшчәнлеген лицензияләү бүлеге җитәкчесе Лилия Рәхимулла кызы Гаязова 2023 елда белем бирү эшчәнлеген лицензияләү үзенчәлекләре турында сөйләде.
Вебинарда 500дән артык кеше катнашты.