Түбән Кама муниципаль районы белем учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәрелгән инструктив-методик киңәшмә турында

2011 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2011 нчы елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрылыгының күзәтчелек һәм тикшерү департаменты (Департамент) вәкилләре тарафыннан Түбән Кама муниципаль районы белем учреждениеләре җитәкчеләре өчен инструктив-методик киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмәдә белем учреждениеләре җитәкчеләренә Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә Департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча 2011 нче елда үткәрелгән тикшерүләр турында мәгълүмат бирелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Департамент тарафыннан белем учреждениеләренә рәсми рәвештә бирелгән боеру кәгазьләре буенча отчетлар әзерләү һәм локаль актлар белән эшләү системасы буенча тәкъдимнәр бирелде.

Мәктәпкәчә тәрбия һәм белем учреждениеләре җитәкчеләренә Россия Федерациясенең “Дәүләт һәм муниципаль контролен ашыруда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында”гы 2008 нче ел, 26 нчы декабреннән, 294 нче номерлы Федераль законы турында лекция үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International