Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районында тикшерү нәтиҗәләре турында

2011 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2011 нче елның сентябрь-октябрь айларында Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районының 60 белем учреждениесендә (19 урта, 31 мәктәпкәчә белем һәм 8 балаларга өстәмә белем, укыту комбинаты, кичке (сменалы) гомуми белем учреждениеләре) тикшерү үткәрелде.

Тикшерүнең төп бурычлары:
- Рәсәй Федерациясенең мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше;
- укыту эшчәнлегенә лицензиядә каралган шартларның үтәлешенә контроль;
- белем сыйфатына контроль.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча учреждение җитәкчеләренә актлар һәм кимчелекләрне бетерү буенча күрсәтмәләр тапшырылды. Дәүләт күзәтүе һәм тикшерүләрне үткәрүче органнар тарафыннан бирелгән кимчелекләрне бетерү буенча законлы күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән очракта юридик яисә дәүләт хезмәтендәге затлар административ җаваплылыкка тартыла.

Белем учреждениеләренең укыту эшчәнлегенә лицензияләре булмаган очракта Рәсәй Федерациясенең административ җаваплылыкка тарту Кодексының 19.20 маддәсе нигезендә юридик һәм дәүләт хезмәтендәге затларга беркетмәләр төзелә, штраф салына яисә укыту эшчәнлеге туктатыла. Штрафларның күләме дәүләт хезмәтендәге затларга 30-50 мең сум, ә юридик затларга 170-200 меңгә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International