2020 елның 2 ноябрендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты “2020 нче елгы Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү оешмаларының эшен оештыру” дигән темага вебинар үткәрде.
Хокук бозуларны кисәтү һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Мәгариф сыйфатын дәүләт тикшерүе бүлеге
«2020 нче елгы Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү оешмаларының эшен оештыру» дигән темага Татарстан Республикасының 40 белем бирү оешмасы өчен вебинар үткәрәчәк.
2020 нче елның 29 нчы октябрендә «Мәҗбүри таләпләрнең бозылуын кисәтү» программасы кысаларында Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты «2020 нче елгы Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү оешмаларының эшен оештыру» дигән темага вебинар үткәрде.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты тарафыннан 2020 елның 28 октябрендә видео-конференц-элемтә режимында аккредитация экспертизасына җәлеп ителгән экспертлар өчен семинар үткәрелде.
Семинарда белем бирү эшчәнлеген дәүләт регламенты, дәүләт аккредитациясе процедурасын хокукый җайга салуда үзгәрешләр, дистанцион технологияләр кулланып аккредитация экспертизасын үткәрү чорында экспертларның эш үзенчәлекләре мәсьәләләре каралды.
Россия Хөкүмәтенең, мәгариф эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе үткәрү турындагы, 2013 елның 18 ноябрендәге 1039 нчы номерлы Карары белән расланган Положениесе 2013 елның 30 ноябреннән үз көченә керде.
Положение нигезендә гариза формаларына һәм гаризага беркетелә торган документлар исемлегенә үзгәрешләр кертелә.2012 нче елның 5501/12 номерлы 19 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының расланган боерыгын үтәү максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2013 елга план кабул итте.
2013 елның октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тикшерү департаменты һәм тикшерү идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан планлы рәвештә 48 тикшерү үткәрде