Аккредитация комиссиясе утырышы

2012 елның 19 августы, якшәмбе

2012 нче елның 6 нчы маенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Аккредитация комиссиясе утырышы үткәрелде. Дәүләт аккредитациясенә 79 учреждение тәкъдим ителде. Комиссия утырышында 10 башлангыч һөнәри белем программаларын тормышка ашыручы, 8 урта һөнәри белем программалары белән эшләүче учреждениеләрнең эшчәнлеге каралды.

Аккредитация комиссиясе карары нигезендә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына урта һөнәри белем учреждениесе тибының “техникум ” төре буенча 6 елга дәүләт аккредитациясе статусы бирелде.

Һөнәри белем программалары белән эшләүче “Бөгелмә аграр колледжы”, “Бөгелмә техник-төзү колледжы”, “Зәй политехник колледжы”, “Казан радиомеханика колледжы”, ”Дәүләтара сервис колледжы”, ” 87 нче Мамадыш һөнәри колледжы”, Л.Б.Васильев исемендәге Кама политехник колледжы” учреждениеләре дәүләт аккредитациясе үттеләр

Дәүләт аккредитациясе таныклыкларының кулланылыштагы вакытлары чыкканчы яңа белем программалары буенча 36 нчы һөнәри һәм “Халык сәнгать промыселлары лицей”ларына “һөнәри лицей”, 27, 72, 90, 124, 129 нчы һөнәри училищеларга “һөнәри училище” төре буенча дәүләт аккредитациясе статусы бирелде.

Казан шәһәре, Балтач, Буа, Бөгелмә, Чүпрәле, Мамадыш, Балык Бистәсе, Сарман, Теләче муниципаль районнарының белем учреждениеләренә 12 елга “гомуми белем учреждениесе”, “гимназия”, “төп белем мәктәбе”, башлангыч мәктәп“, “мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен белем учреждениесе” тибы буенча дәүләт аккредитациясе статусы бирелде.

“137 нче һөнәри “, “2 нче автоюллар һөнәри лицей”ларына һәм Арча, Әгерҗе, Лаеш, Тәтеш муниципаль районнарының белем учреждениеләренә дәүләт аккредитациясе таныклыкларының кулланылыштагы вакытлары чыкканчы башка дәүләт статусы бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International