2011 нче елның 3-4 нче октябрендә Татарстан Республикасы югары уку йортларының Ректорлар Советы карары нигезендә профильле фәннәрдән студентларның белем дәрәҗәләрен тикшерү максатыннан сайлап алу тестлары үткәрелде. Бу чарада Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары уку йортларының 1 нче курс студентлары катнашты. Алар рус теле, биология, әдәбият, математика, тарих, физика, җәмгыять белеме, химия фәннәреннән тестларга җавап бирделәр. Диагностикалау процедуралары БДИ материаллары нигезендә контроль эшләр формасында үткәрелде.
Тестлар үткәрүдә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан К(И)ФУ, КДТУ (КАИ), КДТУ (КХТИ), КДАТУ, КДЭУ, КДМУ, Яр Чаллы икътисади -педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, ӘДНИ югары уку йортлары катнашты.
Сайлап алу тестларында беренче курс студентлары – 3272 кеше катнашты. 2010 нчы ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны 510 кешегә артык. Катнашучыларның күпчелеген түбәндәге югары уку йортлары студентлары тәшкил итте: К(И)ФУ - 1350 кеше, КДТУ (КАИ) - 387 кеше, КДТУ (КХТИ) – 307 кеше, КДМУ – 297 кеше.
Югары уку йортлары тарафыннан тест үткәрү пунктлары эшчәнлеге өчен барлык шартлар да булдырылды. Техник яктан мониторингны Казан шәһәре мәгариф идарәсе ярдәме белән Белем сыйфаты мониторингының республика үзәге белгечләре тарафыннан оештырылды.
Диагностикалау процедуралары БДИ формасында оештырылды. Тест үткәрү эшчәнлегендә БДИ үткәрүдә катнашкан белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.
Мониторинг нәтиҗәләре студентларның индивидуаль белем траекториясен билгеләргә, ә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына күзәтчелек һәм контроль (тикшерү) процедурасын камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.