Татарстанның 5936 чыгарылыш сыйныф укучысы җәмгыять белеме буенча БДИ тапшырды.
Белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе турында яңартылган нигезләмә расланды
Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары физика һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырдылар
Мәгариф системасын аккредитацияләү күрсәткечләре расланды
Профильле математика һәм база дәрәҗәсендәге математика буенча бердәм дәүләт имтиханы
2023 елның 1 июнендә унберенче сыйныф укучылары өчен икенче мәҗбүри имтихан уздырыла: профильле дәрәҗәдәге математика һәм база дәрәҗәсендәге математика буенча бердәм дәүләт имтиханы.
Профильле дәрәҗәдәге математика имтиханын бүген 7513 укучы тапшырды, база дәрәҗәсе математикасы буенча - 7320 укучы, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 139 кеше. Математика буенча БДИда барлыгы 14833 быелгы чыгарылыш сыйныф укучысы имтихан язды.
БДИ уздыру өчен 98 пункт оештырылды, шул исәптән, гомуми белем бирү оешмаларында 83 ППЭ һәм өйдә - 15. Әлеге ППЭларда 1121 аудитория әзерләнде.
БДИ эшендә 5048 педагогик хезмәткәр, 157 федераль иҗтимагый күзәтүче һәм 22 мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәре катнашты.
ППЭ аудиторияләрендә онлайн видеокүзәтү оештырылган. Татарстан Республикасының ситуацион үзәгендә 270 региональ күзәтүче имтихан үткәрүне онлайн күзәтте.
Математика буенча Дәүләт чыгарылыш имтиханын (ГВЭ) 204 чыгарылыш сыйныф укучысы язды. Тапшыру өчен 36 ППЭ оештырылды, 53 аудиториядә офлайн видеокүзәтү алып барылды. 367 педагогик хезмәткәр имтихан уздыруда катнашты.
Профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИ озынлыгы 3 сәгать 55 минут, база дәрәҗәсендәге математика буенча - 3 сәгать.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИның дәвамлылыгы 5 сәгать 25 минут тәшкил итә, база дәрәҗәсендәге математикасы буенча - 4 сәгать 30 минут.
Профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИ нәтиҗәләрен 19 июньдә, база дәрәҗәсендәге математика һәм ГВЭ буенча 16 июньдә үз мәктәбендә яисә Рособрнадзорның «ГИА» бүлегендәге рәсми сайтында: //checkege.rustest.ru//
Бүген ОГЭ җәмгыять белеме, информатика һәм ИКТ, география, химия буенча уза.
Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән имтихан бирделәр.
Имтиханнарның төп этабы география, химия, әдәбият фәннәреннән башланды.
Имтиханнарның төп этабы география, химия, әдәбият фәннәреннән башланды.
Татарстан Республикасында әлеге имтиханнарда катнашу өчен 2842 катнашучы теркәлгән. Имтиханны оештыру өчен 45 имтихан үткәрү пункты (ППЭ) ачылды. Бүген иң күп укучылар химия буенча имтихан яздылар - 1886 кеше.
Химия буенча имтихан эшен башкаруга 3,5 сәгать (210 минут) бирелә. Эшне башкарганда Д.И.Менделеевның химик элементлар периодик системасын, тозларның, кислоталарның һәм нигезләрнең суда эрү, металлларның электрохимик көчәнешләре таблицасын кулланырга мөмкин. Бу материаллар контроль үлчәү материаллары белән бергә таратыла. Хисаплау өчен химия буенча БДИ катнашучылары программалаштырылмаган калькулятор куллана ала.
Әдәбият буенча БДИны 820 катнашучы сайлады.
Әдәбият буенча имтихан эше ике өлештән тора һәм 12 биремне үз эченә ала. Имтихан эшен башкаруга 3 сәгать 55 минут (235 минут) бирелә. Катнашучылар орфографик сүзлек куллана ала.
География буенча БДИны 136 кеше тапшырды.
География буенча имтихан эше 31 биремне үз эченә ала: кыскача җавап белән 22 бирем һәм аңлатмалы җавап белән 9 бирем. Аны үтәүгә 3 сәгать (180 минут) бирелә. Бу биремнәрне үтәгәндә линейка, транспортер һәм программалаштырылмаган калькулятор кулланырга мөмкин
Татарстан Республикасы районнарында имтиханны объектив уздыру максатыннан мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре һәм 62 федераль җәмәгать күзәтүчесе чыкты. Казан педагогика көллиятенең, «ТИСБИ» Идарә университетының 54 студенты төбәк ситуация үзәгендә smotriege.ru платформасында онлайн җәмәгать күзәтүчеләре булдылар. БДИ үткәрү пунктларында һәм аларга якын территорияләрдә тәртипне эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан тәэмин ителде.
Барлык оештыручылар алдында имтихан тапшыру процедурасын җаваплы үткәрү бурычы тора.
Рособрнадзор БДИга минималь балллар билгеләде, география буенча бу - 37 балл, әдәбият буенча — 32, химиядән – 36. Бүгенге имтиханнарда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 13 июньнән дә соңга калмыйча беләчәк.
Икътисади үсеш министрлыгы эшкуарларга дәүләт ярдәме һәм дәүләт контроле каршындагы хокуклар турында искә төшерә
Төп гомуми белем бирү программалары - башлангыч гомуми белем бирү, төп гомуми белем һәм урта гомуми белем бирү программалары, шулай ук урта һөнәри белем бирү программалары буенча аккредитация күрсәткечләре, аларны исәпләү һәм куллану методикасы расланды (Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2023 елның 14 апреленнән № 271, № 272 боерыклары).