Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында «Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында» Федераль канунга һәм «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль канунга үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 30 апрелендәге 127-ФЗ номерлы Федераль канунны гамәлгә ашыру кысаларында спорт мәктәпләре җитәкчеләре белән ВКС узды.
Киңәшмә барышында мәгариф эшчәнлеген лицензияләү бүлеге җитәкчесе Гаязова Лилия Рәхимулла кызы республика оешмалары тарафыннан срогы чикләнмәгән лицензия алганда еш кына барлыкка килә торган сорауларга җавап бирде һәм тагын бер кат мәгариф эшчәнлеген лицензияләү өчен кирәкле документлар исемлегенә, лицензия алучыларга һәм лицензиатларга аларны тутыру, тапшыру тәртибен аңлатты.
Министр урынбасары - Департамент җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы спорт мәктәпләре җитәкчеләренең һәркайсы белән шәхсән үзе лицензия алу өчен нинди этапта булулары турында сөйләште, агымдагы мәсьәләләр буенча аңлатма бирде. Лицензия алу өчен документлар рәсмиләштерү учреждениеләре эшчәнлеге Департаментта контрольдә тора.
Барлыгы ВКСта 56 оешма, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсеннән, "Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗ үзәгеннән һәм ТР Спорт министрлыгыннан коллегалар катнашты.