Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең Федераль мәгълүмат системасын төзү турындагы Федераль канунны хуплады
Дәүләт Думасы "ФИС ОКО" дәүләт мәгълүмат системасын булдыруны күздә тоткан "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль канунга төзәтмәләрне хуплады. Хәзерге вакытта Мәгариф сыйфатын бәяләүнең федераль мәгълүмат системасы ведомство статусына ия. Ул мәгариф системасын мониторинглау, белем бирү сыйфатын бәяләү чаралары нәтиҗәләрен автоматлаштырылган рәвештә эшкәртү, биремннәр вариантларын генерацияләү һәм Россиядә белем бирү сыйфатын бәяләү чараларын оештыруны һәм үткәрүне тәэмин итү өчен кулланыла.
Рособрнадзор тарафыннан безнең илдә белем бирү сыйфаты турында объектив күзаллау алырга, төрле факторларның РФ субъектлары, муниципалитетлар һәм мәктәпләр эше нәтиҗәләренә йогынтысын анализларга, белем бирү сыйфаты белән идарә итү системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләргә мөмкинлек бирә торган белем бирү сыйфатын бәяләүнең бердәм системасы формалаштырылды. Әлеге чаралар массакүләм характерда булу сәбәпле, операторы Рособрнадзор булачак ФИС ОКОга дәүләт мәгълүмат системасы статусын бирү ихтыяҗы туды.
ФИС ОКО төрле бәяләү процедуралары буенча мәгълүматларны белем бирү оешмалары нәтиҗәләренә комплекслы мониторинг алып барырга, төрле аспектларга һәм белем бирү сыйфатына анализ ясау өчен статистик мәгълүмат формалаштырырга мөмкинлек бирә торган бердәм базага кертәчәк.
Канун проектында шулай ук "белем бирү сыйфатын бәяләү чаралары" төшенчәсе беркетелә, аны үткәрү тәртибе РФ Хөкүмәтенең норматив хокукый акты белән расланачак.