Августта мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек идарәсе белгечләре Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «Адымнар-Түбән Кама» полилингваль гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенә карата профилактик визит үткәрделәр.
Профилактик визит эшчәнлекне гамәлгә ашыру урынына барып үткәрелде.
Әңгәмә вакытында Департамент белгечләре мәктәп администрациясенең барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр, контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы һәм билгеләнгән куркынычсызлык категориясе буенча мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары турында сөйләделәр.