Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре белем алучыларның белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләрен индивидуаль исәпкә алу өлешендә куркынычсызлык мониторингы уздырды.

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек идарәсе белгечләре 24 июльдән 4 августка кадәр РФ кануннарының төп гомуми белем бирү һәм урта гомуми белем бирү дәрәҗәсендә белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләрен индивидуаль исәпкә алу өлешендә мәҗбүри таләпләрнең (куркынычсызлык мониторингы) үтәлешен күзәттеләр.
Куркынычсызлык мониторингы Татарстан Республикасының 640 гомуми белем бирү оешмасына карата үткәрелде.
«Татарстан Республикасының Электрон мәгарифе» дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган 2022/2023 уку елында 9 һәм 11 сыйныфларның электрон журналлары өйрәнелде.
Куркынычсызлык мониторингы барышында «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль канунның 28 маддәсендәге 3 өлешенең 11 пунктында билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозу ачыкланды.
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль канунның 74 маддәсендәге 3 өлешенең 2 пункты нигезендә Татарстан Республикасының 10 гомуми белем бирү оешмасына карата мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International