Бүген мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек идарәсенең белем бирү оешмаларына лицензион контроль бүлеге һәм мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре "Лин Вектор" ҖЧҖнә карата видео-конференция-элемтә кулланып мәҗбүри профилактик визит уздырдылар.
Профилактик визитлар уздыруның максаты булып мәгариф турындагы кануннарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензион таләпләрне, контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы һәм билгеләнгән куркынычсызлык категориясе буенча мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары турында мәгълүмат бирү тора.
Департамент хезмәткәрләре барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр һәм оешмагы куркынычсызлык категориясенә кертү өчен кирәкле мәгълүматлар алдылар.