Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты 2020 елда контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең хокук куллану практикасын гомумиләштерүгә һәм анализлауга һәм мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау программасын формалаштыруга кереште.
«Россия Федерациясе мәгарифе турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 93 статьясындагы 7 өлеше нигезендә, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Урыссу гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан 2019 елның 19 ноябрендәге 4159/19-Д-ГН номерлы мәгариф турындагы закон таләпләрен бозуларны бетерү турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты күрсәтмәләре үтәлмәү сәбәпле 2020 елның 10 ноябреннән Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Урыссу гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенә укучыларны кабул итүне тыярга.
«ТИСБИ» көллияте» һөнәри белем бирү учреждениесенең Әлмәт һәм Яр Чаллы филиалларында эксперт төркемнәре, дистанцион технологияләрне файдаланып, 9 белем бирү программасы буенча белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасына кереште.
Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе булып билгеләнде
2020 елның 2 ноябрендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты “2020 нче елгы Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү оешмаларының эшен оештыру” дигән темага вебинар үткәрде.
Хокук бозуларны кисәтү һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Мәгариф сыйфатын дәүләт тикшерүе бүлеге
«2020 нче елгы Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү оешмаларының эшен оештыру» дигән темага Татарстан Республикасының 40 белем бирү оешмасы өчен вебинар үткәрәчәк.
2020 нче елның 29 нчы октябрендә «Мәҗбүри таләпләрнең бозылуын кисәтү» программасы кысаларында Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты «2020 нче елгы Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү оешмаларының эшен оештыру» дигән темага вебинар үткәрде.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты тарафыннан 2020 елның 28 октябрендә видео-конференц-элемтә режимында аккредитация экспертизасына җәлеп ителгән экспертлар өчен семинар үткәрелде.
Семинарда белем бирү эшчәнлеген дәүләт регламенты, дәүләт аккредитациясе процедурасын хокукый җайга салуда үзгәрешләр, дистанцион технологияләр кулланып аккредитация экспертизасын үткәрү чорында экспертларның эш үзенчәлекләре мәсьәләләре каралды.