Мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 28 гыйнварында Әлки муниципаль районында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча халык алдында тыңлаулар үткәрелде.

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Халык тыңлаулары “Балалар иҗаты йорты” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет оешмасының актлар залында район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм урынбасарлары, мәгариф учреждениеләрен гамәлгә куючыларның вәкилләре катнашында узды.

Тыңлаулар барышында мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе законнарын бозуларга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Тыңлаучыларга белем бирү эшчәнлеген оештыруны регламентлаштыру мәсьәләләре аңлатылды, мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе законнары бозылуның контроль-күзәтчелек чаралары барышында ачыкланган очракларын бетерү максатында тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International