Мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан контроль-күзәтчелек чаралары үткәрелә

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елның 22 октябрендәге № под-1107/20 боерыгы белән расланган 2021 елга Департамент тарафыннан планлы тикшерүләр үткәрү планы нигезендә мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре 2021 елның 14 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының 13 мәгариф оешмасына карата контроль-күзәтчелек чаралары уздыра. Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык оешмаларга тикшерү йомгаклары турында актлар һәм, ачыкланган хокук бозулар булганда, аларны үтәү срокларын күрсәтеп, күрсәтмәләр биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International