Хокук бозуларны профилактикалау программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары өчен мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Әлки муниципаль районы мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре өчен мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге мәсьәләсе буенча киңәшмә ("сорау-җавап" форматында) уздырылачак.
Үткәрү вакыты:
- 2021 елның 28 гыйнварында сәгать 10.00 (мәктәпләр);
- 2021 елның 28 гыйнварында сәгать 12.00 (балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре).
Үткәрү урыны:
Базарлы Матак ав., Совет ур., 11 й., «Балалар иҗаты йорты» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет оешмасының актлар залы