2021 елның 14 гыйнварында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында мәгариф оешмаларында планлы тикшерүләр башланды. Муниципаль районга мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре, шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә җәлеп ителгән 11 эксперт та килде.
Әлки районында гыйнварда барлыгы 45 оешма тикшереләчәк:
- 31 балалар бакчасы ике мәсьәлә буенча: мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге һәм лицензия таләпләренең үтәлешен тикшерү;
- 12 мәктәп өч мәсьәлә буенча: мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге, белем бирү сыйфатының дәүләт контроле һәм лицензия таләпләренең үтәлешен тикшерү;
- 2 өстәмә белем бирү учреждениесе ике мәсьәлә буенча: мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге һәм лицензия таләпләренең үтәлешен тикшерү.