2021 ел Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Владимир Путин "Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елын үткәрү турында" Указга кул куйды.

«Россия Федерациясендә фән һәм технологияләрне алга таба үстерү максатларында карар бирәм: 2021 елда Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елын үткәрергә», - дип язылган документта.

Указ нигезендә Фән һәм технологияләр елын үткәрү буенча оештыру комитеты төзеләчәк, аның рәистәшләре РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко булачак.

РФ Хөкүмәтенә Фән һәм технологияләр елын уздыру буенча төп чаралар планын эшләргә һәм расларга кирәк булачак, субъектларның башкарма хакимияте органнарына 2021 ел дәвамында кирәкле чаралар башкарырга тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International