ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Департамент профилактик чаралар үткәрә


18
июль, 2023 ел
сишәмбе

Белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе


17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

«Укытучыга рәхмәт!» бөтенроссия акциясе дәвам итә


14
июль, 2023 ел
җомга

ДЙА-2023 йомгаклары


10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Рособрнадзор һәм “Мәгариф” академиясе оештырган конференциядә Россиядә белем бирү сыйфатын бәяләү системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 

Конференцияне ачып, Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев төбәк, муниципаль һәм мәгариф оешмасы дәрәҗәсендә бәяләү процедураларын планлаштырганда төрле бәяләү процедуралары эчтәлеге буенча кабатланудан китәргә кирәк, дип билгеләде.

 

Ул хәзерге вакытта бөтенроссия тикшерү эшләрен (ВПР) үткәргәндә үзгәрешләр турында фикер алышу алып барылуы турында сөйләде. Киләсе уку елыннан барлык ВПРның дәвамлылыгын бер дәрескә кадәр киметү планлаштырыла. "Әлегә бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләрен исәпкә алу мәктәпләр теләге буенча гамәлгә ашырыла, әмма перспективада без ВПР нәтиҗәләре йомгаклау бәяләмәсе буларак кына түгел, тагын да саллырак булуы турында уйлыйбыз", - дип белдерде ул.

 

Рособрнадзор җитәкчесе урынбасары Евгений Семченко билгеләп үткәнчә, әлегә ВПР объективлыгы белән проблемалар саклана. Бу проблеманы хәл итәргә кирәк. Моның өчен бер чара - әлеге процедураның компьютер формасын кертү. Быел катнашучылар компьютерларда башкарган ВПР нәтиҗәләренең, традицион форматта язылганнарга караганда, объектив булуын күрсәтте. "Без тизләтелгән темплар белән бәяләү процедураларын компьютерлаштыру ягына таба хәрәкәт итәчәкбез", - дип белдерде ул.

 

Шулай ук Анзор Музаев хәзер Рособрнадзор җитәкчелегендә уздырыла торган укытучыларга һәм мәгариф оешмаларына бюрократик йөкләнешне киметү эше турында сөйләде. Бу юнәлештә кабул ителгән карарларның үтәлешен укытучыларның сораштырулары мәгълүматларына, шулай ук Генпрокуратура катнашында караячак. Рособрнадзор җитәкчесе мәгариф идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләрен мәгариф оешмаларына җибәрелә торган барлык сорауларга анализ ясарга өндәде.

 

 Рособрнадзор җитәкчесе киңәшчесе Наталья Алтыникова үзенең чыгышында гомуми белем бирү оешмаларының тәрбия эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүгә тукталды. «Тәрбия - бүген мәгариф системасында иң мөһим өстенлек. Һәм без бу эшне никадәр нәтиҗәле башкарганыбызны аңларга тиеш», - диде ул.

 

Тәрбия нәтиҗәләрен бәяләү моделен эшләгәндә Рособрнадзор ФГОСка йөз тота. ФГОСта белем бирүнең сигез юнәлеш буенча шәхси нәтиҗәләре билгеләнгән: гражданлык тәрбиясе, патриотик тәрбия, рухи-әхлакый тәрбия, эстетик тәрбия, физик тәрбия, хезмәт тәрбиясе, экологик тәрбия һәм фәнни танып белү кыйммәтләре.


7
июль, 2023 ел
җомга

Иннополис мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының эшлекле коллегиясе узды
 


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Беренче сыйныфка язылуның икенче дулкыны


5
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Рособрнадзор бердәм дәүләт имтиханын камилләштерү буенча тәкъдимнәр кабул итә. 


30
июнь, 2023 ел
җомга

«Балалар һәм яшьләр арасында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау мәсьәләләрендә гражданнар җәмгыяте роле» буенча түгәрәк өстәл


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International