ДЙА-2023 йомгаклары

2023 елның 14 июле, җомга

ДЙА-2023 йомгаклары


Педагог һәм остаз елында ДЙА уздыруда катнашкан муниципаль координаторлар, Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы башкарма комитетларының Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре Мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты, “Мактаулы остаз” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы БДИ уздыруны оештыру-технологик тәэмин итүне мониторинглау һәм бәяләү барышында «2023 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе йомгаклары буенча Татарстан Республикасының иң яхшы ППЭ» буларак җиңүче итеп түбәндәге ППЭлар расланды һәм аларга вымпелын тапшырылды:

«Кече ППЭ» төркемендә (имтиханда катнашучылар саны - 100 кешедән кимрәк)» - ППЭ 4401 (ППЭ җитәкчесе һәм базасында ППЭ оештырылган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының «1 нче номерлы Балык Бистәсе гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры).

«Урта ППЭ» төркемендә (имтиханда катнашучылар саны 100-200 кеше)» - ППЭ 1201 (ППЭ җитәкчесе һәм базасында ППЭ оештырылган Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының «3 нче номерлы Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры.

“Эре ППЭ” (имтиханда катнашучылар саны 200дән артык кеше)- ППЭ  5702 (ППЭ җитәкчесе һәм базасында ППЭ оештырылган Казан шәһәренең Мәскәү районы 87 нче рус-татар урта гомуми белем мәктәбе директоры).

«Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруны оештыру буенча иң яхшы муниципалитет - 2023»  җиңүчеләр сыйфатында түбәндәгеләр билгеләнде һәм вымпел тапшырылды:


«Шәһәр» төркемендә - Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча мәгариф бүлеге;

«Авыл» төркемендә - «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International