Белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе
2023 елның 29 июнендә ВКС форматында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясе утырышы булды.
«Бизнес һәм информатиканың ачык колледжы» шәхси һөнәри белем бирү учреждениесенең белем бирү эшчәнлегенә аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча эксперт төркеме бәяләмәсе каралды.
Аккредитация органы карары буенча "Бизнес һәм информатиканың ачык колледжы" шәхси һөнәри белем бирү учреждениесендә гамәлгә ашырыла торган 43.02.10 Туризм белем бирү программасы аккредитацияләнде.