«Балалар һәм яшьләр арасында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау мәсьәләләрендә гражданнар җәмгыяте роле» буенча түгәрәк өстәл

2023 елның 30 июне, җомга

Казан дәүләт мәдәният институтында «Балалар һәм яшьләр арасында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау мәсьәләләрендә гражданнар җәмгыяте роле» темасы буенча Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының түгәрәк өстәл утырышы узды
Министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов түгәрәк өстәл утырышында катнашты,  сәламләү сүзе һәм доклад белән чыгыш ясады. 
Түгәрәк өстәл кысаларында Бөтенроссия автомобильчеләре җәмгыяте оешуга 50 ел тулуга багышланган “Имин каникуллар” балалар һәм яшьләр өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы нигезләре буенча тематик чаралар ачу тантанасы узды.
Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшендә актив гражданнарны һәм БДД буенча конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде.
Түгәрәк өстәлнең нәтиҗәсе булып «Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының һәм Тормыш иминлеге фәнни үзәгенең хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International