7 июльдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Иннополис мәктәбендә эшлекле коллегия оештырды: «Гомуми белем бирү системасында бәяләү процедуралары: тенденцияләр һәм перспективалар».
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышында 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясенә йомгак ясалды.
Доклад белән министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов чыгыш ясады, үз чыгышында республикада ДЙА уздыруның сыйфатына һәм объективлыгына бәя бирү турында сөйләде, шулай ук коллегиядә катнашучыларның игътибарын Татарстан Республикасы мәгариф системасында бюрократик йөкләнешне киметүнең мөһимлеге турында әйтте.
Федераль белем бирү программаларын кертүнең үзенчәлекләре турында мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Светлана Захарова сөйләде.
Коллегия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Югары Ослан районы администрациясе башлыгы урынбасары Сергей Осянин, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләре башлыклары һәм аларның урынбасарлары, ДЙА оештыру, уздыру өчен җаваплы белгечләр һәм башкалар катнашты.