2023 елның беренче яртыеллыгында үзенең төп функцияләрен гамәлгә ашыру барышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Аккредитация коллегиясенең 6 утырышы уздырылды.
12 гомуми белем бирү оешмасы дәүләт аккредитациясен алды, шуларның 9 яңа төзелгән оешма.
7 урта һөнәри белем бирү оешмасы аккредитацияләнмәгән белем бирү программалары буенча дәүләт аккредитациясе узды.
Аккредитация экспертизасын уздыруда 43 эксперт катнашты.