2010 нчы елның 10 нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында лицензия бирү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2010 нчы елның 27 нче октябреннән 12 нче ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының 64 белем бирү учреждениесендә (21 урта, 1 лицей, 1 кадет, 2 төп, 11 башлангыч белем бирү мәктәбе, 25 мәктәпкәчә белем бирү һәм 3 балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре), мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Чирмешән районы башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының планлы тикшерү графигы буенча 2010 нчы елның 11 нче октябреннән 26 нчы октябренә кадәр Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының 111 белем бирү учреждениесендә (28 урта, 7 төп, 28 башлангыч белем бирү мәктәбе, 41 мәктәпкәчә белем бирү,1 кичке (сменалы) мәктәп һәм 6 балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре), мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк, шулай ук мәгариф идарәсе мәсьәләләре буенча Буа районы башкарма комитетында комплекслы тикшерү үткәрелде. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законның 28.1 маддәсе нигезендә департамент вәкаләтендә булган мәгариф өлкәсендә законның үтәлеше һәм белем сыйфатына контроль буенча тикшерү күздә тотылды.