«Россия Федерациясе мәгарифе турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 93 статьясындагы 7 өлеше нигезендә, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Урыссу гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан 2019 елның 19 ноябрендәге 4159/19-Д-ГН номерлы мәгариф турындагы закон таләпләрен бозуларны бетерү турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты күрсәтмәләре үтәлмәү сәбәпле 2020 елның 10 ноябреннән Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Урыссу гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенә укучыларны кабул итүне тыярга.