Татарстан халкының үсеп килүче буынын теләсә нинди коррупциягә каршы тору рухында тәрбияләргә кирәк. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәйданчыгында узган коррупциягә каршы дискуссиядә катнашучылар шундый нәтиҗәгә килде.
Татарстанда ел саен коррупциянең гомуми дәрәҗәсен социологик тикшеренүләр ярдәмендә тикшерәләр. Бу мәгълүматларга караганда, 2010 елдан 2019 елга кадәр мондый хокук бозулар дәрәҗәсе 21% тан 8,5% ка кадәр кимегән.
Дискуссиядә катнашучылар студентларны һәм укучыларны борчыган конкрет мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан узды. Министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләреннән тыш, анда республика югары уку йортлары вәкилләре, ТР Яшьләр хөкүмәте әгъзалары, яшь педагоглар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Дискуссиягә республиканың район вәкилләре дә видеоконференцэлемтә аша кушылдалар.