Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты «Мәҗбүри таләпләрнең бозылуын кисәтү» дигән темага чираттагы вебинарын үткәрде.
2020 елның 2 ноябрендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты “2020 нче елгы Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү оешмаларының эшен оештыру” дигән темага вебинар үткәрде.
Вебинарда катнашкан 100 кеше арасында Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Татарстан Республикасының Аксубай, Актаныш, Алексеевский, Арча, Әтнә, Әгерҗе, Әлмәт, Буа, Биек Тау, Зәй, Кайбыч, Лаеш, Лениногорский, Минзәлә, Саба, Түбән Кама,Тукай, Чүпрәле, Яшел Үзән муниципаль районнарының 36 белем бирү оешмасы директорлары, уку эшләре буенча директор урынбасарлары, методик берләшмә җитәкчеләре бар иде.
Мәгариф сыйфатын дәүләт тикшерүе бүлеге башлыгы Альбина Сәфәргалиевна Урмеева һәм бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Наталья Ивановна Железкова 2017-2019 еллар чорында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре гадел булмаганнар исемлегенә кергән мәктәпләрнең Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләрен җентекләп анализладылар.
Мәктәп программасында каралган уку материалын үзләштерүдә җитешсезлекләргә юл куймау максатыннан, төп белем бирү программаларының кушымтасы булган предметлар буенча эш программаларында тематик планлаштыру өлешенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр бирелде.