2020 нче елның 29 нчы октябрендә «Мәҗбүри таләпләрнең бозылуын кисәтү» программасы кысаларында Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты «2020 нче елгы Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү оешмаларының эшен оештыру» дигән темага вебинар үткәрде.

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 29 нчы октябрендә «Мәҗбүри таләпләрнең бозылуын  кисәтү»  программасы кысаларында Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты «2020 нче елгы Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча гомуми белем бирү оешмаларының эшен оештыру» дигән темага вебинар үткәрде.

Вебинарда  катнашучы 69 кеше арасында Казан шәһәре, Татарстан Республикасының Аксубай, Әлмәт, Буа, Кайбыч, Саба, Чистай, Чирмешән муниципаль районнарының   12 белем бирү оешмасы  директорлары, уку эшләре буенча директор урынбасарлары, методик берләшмә җитәкчеләре бар иде.

Мәгариф сыйфатын дәүләт тикшерүе бүлеге башлыгы Альбина Сәфәргалиевна Урмеева һәм бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Наталья Ивановна Железкова 2017-2019 еллар чорында ике тапкыр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Бөтенроссия тикшерү эшләре   нәтиҗәләре гадел булмаганнар исемлегенә кергән мәктәпләрнең  Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләрен җентекләп анализладылар.

Мәктәп программасында каралган уку материалын үзләштерүдә җитешсезлекләргә юл куймау максатыннан, төп белем бирү программаларының  кушымтасы булган предметлар буенча эш программаларында  тематик планлаштыру өлешенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International