Укытучыларның документлар йөкләнеше мәсьәләләре буенча кайнар линия үз эшен дәвам итә.
Татарстан Республикасы байрагы көне белән, дуслар!
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Баулы һәм Питрәч муниципаль районнарының белем бирү оешмаларына карата профилактик визитлар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының белем бирү оешмаларын лицензион контроль бүлеге һәм мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек итүче затларның белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча профилактик әңгәмә рәвешендә «Күп профильле уку үзәге» автоном коммерция булмаган һөнәри белем бирү оешмасына һәм «ЗВКС» акционерлык җәмгыятенә карата профилактик визитлар үткәрелде. Әңгәмә барышында оешма белгечләре мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар һәм мәгариф турында законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензион һәм федераль дәүләт стандартларында билгеләнгән таләпләр, шулай ук контроль объектка карата тиешле категориягә керүдән чыгып үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр иттеләр.
Департамент вәкилләре барлык сорауларга җавап бирделәр һәм оешмаларны тиешле риск категориясенә кертү өчен кирәкле мәгълүматлар алдылар.
Укучы хокуклары торгызылды
Традицион рәвештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы кысаларында мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы сәясәткә йомгак ясый.
2022 елның 22 ноябрендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Евгений Евгеньевич Семченко, Татарстан Республикасы Президенты Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре, муниципаль мәгариф органнары башлыклары һәм гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында узган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең уртак утырышында нәкъ менә бу тема фикер алышу предметы булды.
18 ноябрьдә Казанда халыкара катнашында «Коррупциягә каршы көрәш диалектакасы» XII Бөтенроссия конференциясе узды. Конференция ел саен «2015 - 2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында уздырыла. Традицион рәвештә фәнни форумны оештыручылар булып Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП) тора.
Министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында халыкара катнашында уза торган «Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы районнарында ДЙА - 2023 кә әзерлек буенча зона киңәшмәләре узды
2022 елның 18 ноябрендә Казанда халыкара катнашында XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция - фәнни форум «Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы» узачак