2023 елда профилактик чаралар үткәрү турында.

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

2023 елда профилактик чаралар үткәрү турында.
2023 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау программасын эшләде. Профилактик визитлар үткәрү әлеге программага кертелгән.
Профилактик чараларның төп бурычы булып консультация ярдәме күрсәтү, мәгариф өлкәсендә гамәлдәге кануннарны аңлату, акцентны хокук бозуларны ачыклаудан кисәтүгә күчерү тора.
2023 елда 341 профилактик визит үткәрелде:
- профилактика программасына кертелгән 136 мәҗбүри профилактик визит,
- мәгариф оешмалары инициативасы белән үткәрелгән 205 профилактик визит.
Чагыштыру өчен, 2022 елда Департамент 154 профилактик визит уздырган.
Профилактик чаралар кысаларында контрольдә тотыла торган затларга һәм аларның вәкилләренә 1925 консультация үткәрелгән.
Ел дәвамында мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамавы турында 1145 кисәтү бирелгән. 2022 елда 636 кисәтү бирелгән иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International