Татарстан мәктәпләрендә «Барысын да белемнәр генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!» төбәк акциясе дәвам итә.

2023 елның 22 декабре, җомга

Татарстан мәктәпләрендә «Барысын да белемнәр генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!» төбәк акциясе дәвам итә.
Әлеге  акциядә Казан, Зәй, Саба, Биектау, Тәтеш, Минзәлә, Әлки, Балык Бистәсе, Спас, Балтач, Азнакай, Чистай, Апас, Әлмәт, Аксубай, Нурлат, Чүпрәле районнарының мәктәпләре катнашты.
8 һәм 10 сыйныф укучылары ТДИ һәм БДИ оештыручыларының, техник белгечләрнең һәм күзәтүчеләрнең ролен үз өсләренә ала алдылар, ә быелгы чыгарылыш укучыларының математикадан реаль шартларга якын имтихан язу мөмкинлеге булды.
Алынган нәтиҗәләр буенча укытучылар өстәмә консультацияләр уздырды. Укучылар аңлап җиткермәгән темаларын күрделәр һәм йомгаклау имтиханына алар ныклап әзерләнә алачаклар.
Бу атнада Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов исемендәге 2 нче номерлы Лаеш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Акция Департамент җитәкчесе урынбасары Светлана Захарова катнашында узды.
Районнарда акция ел ахырына кадәр дәвам итәчәк, ә без имтиханда уңышлар телибез!
Республиканың гомуми белем бирү оешмаларында акциянең ничек узганын «ВКонтакте» социаль челтәрендә түбәндәге хештеглар буенча карарга була #образованиетатарстан #ГИА2024 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2024 #готовимсявместерт #готовимсякГИА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International