2024 елның 1 яртыеллыгында мәҗбүри профилактик визит ясарга тиешле контрольдә тотучы затлар исемлеген раслау турында.

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

2024 елның 1 яртыеллыгында мәҗбүри профилактик визит ясарга тиешле контрольдә тотучы затлар исемлеген раслау турында.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән 2024 елның 1 яртыеллыгында мәҗбүри профилактик визит ясарга тиешле, 2023 елда белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия алган контрольдә тотучы затлар исемлеге расланды.
Приказ белән мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты сайтында профилактик визитлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://obrnadzor.tatarstan.ru/file/pub/pub_4014685.pdf.
2024 елда профилактик визитлар түбәндәгеләргә карата үткәреләчәк:
• эшчәнлекне гамәлгә ашыруга керешүче затлар (эшчәнлек башланган вакыттан алып бер ел дәвамында)
• контроль объектлары гадәттән тыш югары, югары һәм шактый куркыныч категорияләренә кертелгән затлар
Профилактик визитның максаты - контрольдә тотылган затларда эшчәнлекне намуслы алып баруга мотивация булдыру, мәҗбүри таләпләрне бозуга китерә торган сәбәпләрне һәм факторларны ачыклау, аларның барлыкка килү куркынычын бетерү яки киметү ысулларын билгеләү.
Профилактик визит контрольдә тотыла торган зат инициативасы буенча да үткәрелергә мөмкин. Моның өчен тиешле чараны үткәрү турында мөрәҗәгатьне Электрон документ әйләнеше системасы аша яки Departament.Nadzora@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International