«Президент көннәре» нәтиҗәләре буенча 100 баллга язылган БДИ эшләре саны 10 меңнән артып китте

2026 елның 22 июле, чәршәмбе

Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) яңадан тапшыруның өстәмә көннәренә йомгак ясалды. 99 меңгә якын укучы үз нәтиҗәләрен яхшырта алды. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында җәмгыять белеме, информатика, рус теле, профильле математика һәм химия аеруча кирәкле фәннәр булды. БДИ тапшыру өчен өстәмә көннәр 2024 елдан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелде.

«25 ел элек бердәм дәүләт имтиханы кыю эксперимент булды, ә бүген мәгариф системасының торышы индикаторларының берсенә әверелде. Аның нәтиҗәләре укучыларның әзерлек дәрәҗәсе үсүен раслый. Кабат тапшыру нәтиҗәләре буенча бер яки берничә предмет буенча максималь 100 баллга язылган эшләр саны 10 090 тәшкил итте. «Президент көннәре» нәтиҗәләре буенча информатика (82), рус әдәбияты (65), рус теле (58) һәм профильле математика (53) буенча иң күп яңа йөз баллы нәтиҗәләр бар. Соңгы алты елда өч фән буенча 180 һәм аннан күбрәк балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары саны 5% тан артыкка арткан. Шул ук вакытта минималь бусаганы үти алмаучылар саны 4% ка кимегән. Бигрәк тә быелгы имтихан кампаниясенең штат режимында, җитди өзеклекләрсез узуы мөһим. Укытучыларыбызга, мәктәп җитәкчеләренә, имтиханнарны оештыручыларга һәм көндәлек хезмәтләре белән БДИ үткәрүне югары дәрәҗәдә тәэмин иткән барлык белгечләргә рәхмәт белдерәм», – дип шәрехләде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

Ул ассызыклаганча, хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары алдында яңа этап ачыла: һәркем үз белем траекториясен сайлый ала – урта һөнәри белем бирү системасында укуын дәвам итә яки югары уку йортына керә ала.

Быел табигый-фәнни фәннәр, профильле математика һәм информатика буенча БДИ сайлаучылар саны артты. Шулай ук биология һәм физика буенча югары баллар җыйган БДИ да катнашучылар саны кубәйде. Математика буенча нәтиҗәләр инженерлык һәм ИТ-әзерлек юнәлешләре буенча потенциаль абитуриентлар санының 25% ка артуын күрсәтә. Ә өч фән буенча 60 һәм аннан күбрәк балл алган чыгарылыш сыйныф укучылары өлеше 32,36% ка кадәр артты.

Ирешелгән нәтиҗәләр соңгы алты ел дәвамында мәгариф системасында гамәлгә ашырыла торган комплекслы үзгәрешләр нәтиҗәсе булды. Алар арасында-федераль дәүләт белем бирү стандартларын, федераль белем бирү программаларын, БДИ дәреслекләре һәм контроль үлчәү материаллары эчтәлеген синхронлаштыру, цифрлы белем бирү ресурсларын үстерү һәм педагогларның квалификациясен күтәрүне оештыру.

Барлыгы 138 мең кеше 8 һәм 9 июльдә имтихан тапшырды. 30 меңнән артык бала җәмгыять белемен, 22 меңнән артыгы информатиканы һәм 21 меңнән артыгы рус телен сайлаган.

БДИ үткәрүнең төп чоры 19 июньдә тәмамланды. Анда 750 меңгә якын кеше катнашты, шуларның 663 меңнән артыгы – агымдагы уку елын тәмамлаучылар. География Россиянең барлык 89 субъектын һәм 54 чит ил дәүләтен колачлаган. Кампания инфраструктурасы 6 меңнән артык имтихан үткәрү пунктын үз эченә алган. Процедураның үтәлешен контрольдә тотуны якынча 36 мең иҗтимагый күзәтүче башкарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International