13 августта Яр Чаллыда педагогларның август конференциясе узачак

2026 елның 27 июле, дүшәмбе

Яр Чаллыда 13 августта педагогик хезмәткәрләрнең республика август конференциясен уздыру планлаштырыла. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Республика форумыннан соң Автоградта шәһәр август конференциясе узачак, анда гадәттәгечә мәгариф системасы эшенә йомгак ясалачак һәм тармакның иң яхшы вәкилләрен билгеләячәкләр.

Мэр сүзләренчә, чара кысаларында шәһәрнең иң яхшы мәгариф учреждениеләренә премияләр тапшырылачак. Иң яхшы мәктәп, иң яхшы гимназия һәм иң яхшы балалар бакчасы Наил Мәһдиев исеменнән акчалата бүләкләнәчәк. Шулай ук педагогларны һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләрен бүләкләячәкләр.

«Рәхмәт әйтерлек эшләр, рәхмәт әйтергә кешеләр бар. Яхшы эшләүчеләр, һичшиксез, мораль яктан гына түгел, матди яктан да бүләкләнергә тиеш», – дип ассызыклады Мәһдиев.

Ул билгеләп үткәнчә, премия фонды күләме узган еллар дәрәҗәсендә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International