Мәгариф министрлыгы СВО геройлары турында патриотик китаплар исемлеген бастырды

2026 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы Федераль белем бирү программаларына кертелгән, сыйныфтан тыш уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләр, шулай ук патриотик юнәлештәге заманча китаплар исемлеген бастырды. Соңгылары арасында махсус хәрби операция турындагы әсәрләр дә бар.

Исемлекләрнең Россиянең барлык төбәкләрендәге мәктәп китапханәләренә җибәрелүе билгеләп үтелә.

Аерым алганда, патриотик юнәлештәге заманча әсәрләр исемлегенә «Za наших» бүлеге кергән. 10-11 нче сыйныф укучылары исемлегенә Н. Ивановның «Суворовец Воевода», О.Измайловның «Донбасс –Россия йөрәге», А.Можаевның « Сызык артында», В. Поволяевның «Күчмә кеше юлы», А. Шороховның «Бранная слава» китаплары, шулай ук Т. Родионова редакциясендәге «Рус кышының шигърияте» җыентыгы кертелгән.

5-9 нчы сыйныф укучылары өчен О.Ройның «Донбасс күләгәләре: зур сугышның кечкенә тарихлары. Җибәрелмәгән хатлар» һәм М.Федоровның «СВО Геройлары.Россия батырлыгы символлары» китаплары тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International